Бүген Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, шулай да температура фоны бераз түбәнәячәк.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикда, элеккечә үк, алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем булмый.
Көндез секундына 5-10 метр көчле көнчыгыш җиле урыны белән секундына 13 метр тизлек белән көчәячәк. Чагыштырмача һава тәүлекнең якты вакытында +20...+25 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев