Татарстанда бүген +14 градуска кадәр җылы булачак
Хәбәрләр

Татарстанда бүген +14 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда 27 октябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә.

Явым-төшем фаразланмый. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һаваның минималь температурасы +1..-4 градус булды. Көндез максималь температура +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Нет комментариев