Татарстанда салкынча төннән соң +15 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда салкынча төннән соң +15 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген, 28 октябрьдә, Татарстанда моңа кадәр урнашкан коры һәм аномаль җылы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Секундына 3-8 метр тизлектә салмак җил исә.

Салкынча төннән соң (төбәкнең көнбатышында түбән урыннарда температура −4 градуска, көнчыгышта һәм көньякта урыны белән −8 градуска кадәр төште), Татарстанда көндез һава +10..+15 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев