Янгын Татарстанның Кайбыч районы Чүти авылында булган.
Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.
Озерная урамында бүрәнә йорт янган. Янгында 69 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны үзәк район хастаханәсенә китерәләр.
Янгынның башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Нет комментариев