Яр Чаллыда мотоцикл белән җиңел машина бәрелешкән, мотоцикл йөртүче имгәнгән.
Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казан проспекты буенча 124 нче йорт каршында булган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоциклчыны БСМПга китергәннәр.
«Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар арасында РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозу административ тикшерү барышында ачыкланачак», — диелә шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәрендә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев