Кайбыч чәчәкләргә күмелә
Хәбәрләр

Кайбыч чәчәкләргә күмелә

Ниһаять, салкыннар артка чигенеп, кояш җылы нурлары белән сөендерә башлады.

Димәк, үсентеләрне дә урамга күчереп утыртырга була, дигән сүз.

Кайбыч та бүген чәчәкләргә күмелде. Район советы, башкарма комитет, социаль яклау, мәгариф бүлекләре, Олы Кайбыч авыл җирлеге, «Салават күпере» спорт комплексы һәм башка оешмаларның хезмәт коллективлары өмәгә чыкты. Клумба һәм вазоннарга петуния, бархатцы чәчәкләре утыртылды. Әлеге сортлар салкыннарга чыдам һәм көзнең соңгы көннәренә кадәр чәчәктә утыралар.


Нет комментариев