Альберт Рәхмәтуллин районның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, авыл хуҗалыгындагы казанышлар һәм туган якны яратуы турында сөйли.
«Безнең мирас» журналының баш редакторы Ләбиб Леронның район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
— Альберт Илгизәрович, нинди гаиләдә тәрбияләндегез? Район башлыгы булганчы нинди тормыш мәктәбе уздыгыз?
— Без гаиләдә алты бала туганбыз. Кызганыч, ике абыем яшьли вафат булган. Олы абыем туган авылым Бәрлебашында җитәкче булып эшли иде, ул да вакытсыз арабыздан китте. Әтиебез көне буе колхоз эшендә булганлыктан, без күбесенчә абыебыз Айрат тәрбиясендә үстек. Абыем ветеринария институтын тәмамлаган, мин дә әлеге юнәлештә укырга булдым. Әнием гомер буе фермада сыер савучы булып эшләгәнлектән, аңа авыр хезмәтендә һәрдаим ярдәм иттем. Шулай итеп, балачактан ук фермада эшләп үстек, малларны, аеруча атларны бик яратам. Без, авыл малайлары, җәйләрен ат, сыер көтүен көттек. Атка атланып йөргәч, авылда үзебезне горур тота идек. Кызлар да атка атланган җитез егетләрне ярата иде.
Институтны тәмамлаганнан соң, Кайбычтагы җиләк-җимеш совхозында эшли башладым. Аннары мине район ветеринария берләшмәсенә күчерделәр, 23 яшемдә районның баш ветеринария табибы булдым. Биш елдан соң алты хуҗалыкны берләштереп оешкан «Гөбенә» агрофирмасын җитәкләдем. Мәлки ягы — Чувашия белән чиктәш, керәшеннәр генә яши торган төбәк. Керәшеннәр бик тырыш халык. Иң мөһиме — аларны ялганлап, ышанычны югалтырга ярамый. Без, бик тырышып эшләп, Татарстандагы алдынгы йөз хуҗалык исемлегенә кердек. Хәзерге вакытта мин — Татарстанда иң озак эшләү;че район башлыкларының (15 ел! — Ред.) берсе.
— Эш бүлмәгездә атлар сурәтләнгән картинаны һәм сыннарны күреп, әлеге малга битараф булмавыгыз аңлашыла, үзегез дә атларны яратуыгыз турында әйтеп үттегез...
— 1988 елдан һәр ел саен, Апас һәм Кайбыч районнарының Сабан туйларында ат чабышларында катнашып, беренче урыннарны алып килдем. Минем бик яраткан «Орлик» кушаматлы, Кайбыч районында беренче урыннар белән дан казанган легендар атым бар иде. Башка районнарда Сабан туенда машинаны, гадәттә, баш батырга бирәләр. Соңгы елларда мин ат чабышында беренче булып килгән кешегә — машина, ә баш батырга мини трактор бүләк итүне гадәткә керттем.
Мин район үзәгенә күчмәдем, гаиләм белән туган авылым Бәрлебашында яшим. Хәзерге көндә шәхси хуҗалыгымда 25 ат бар. Аларны тәрбияләү белән үземнең улларым һәм абыемның улы шөгыльләнә. Нәсел дәвамчыларыбыз да минем кебек атларны яратсын, эшкә өйрәнеп, мал кадерен белә торган шәхесләр булып үссеннәр иде дип телим. Үзем дә, эштән кайткач, буш вакытымны атлар янында үткәрергә яратам, алар янында күңелемә тынычлык табам. Башкалар да, миннән үрнәк алып, терлекне күбрәк асрамаслар микән дип тә хыялланам. Атлардан кала, 50 баштан артык сарык та асрыйм. Болар берсе дә бизнес өчен түгел, ә күңел өчен башкарыла торган гамәлләр.
— Кайбыч районы оешуга быел 35 ел тулды. Соңгы елларда район нинди үзгәрешләр кичерә?
— Аллаһы Тәгалә ярдәме белән шактый зур эшләр башкардык. Хәзерге көндә «Август-Кайбыч» җәмгыяте белән килешеп эшлибез. Алар техника базасын яңартты, ашлык киптерү цехы төзеде, җир эшкәртүгә, игенчелеккә яңа технологияләр алып килде. «Август» бирегә килгәндә, шундый шарт куйдым: «Мин үзем дә терлекче, бу тармакка битараф кала алмыйм, районда заманча сөтчелек комлексы төзергә кирәк», — дидем. Кайбыч — сөтне электән үк мул сава торган тарихи төбәк. Алар минем тәкъдим белән килеште һәм, вәгъдәләрендә торып, ике ел эчендә дүрт мең баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзеде. Бу — Татарстанда мондый зур масштабтагы бердәнбер комплекс. Хәзер анда тәүлегенә 125-127 тонна сөт савалар, ә район буенча әлеге күрсәткеч 140-150 тонна тирәсе. Хәзерге көндә Кайбыч — Татарстанда иң күп сөт сава торган районнарның берсе. Мин моны бик тә нәтиҗәле һәм горурланырлык күрсәткеч дип саныйм. "Август«та уртача хезмәт хакы — 120 мең. Моннан кала, һәр гектарга 200 сум акча социаль проектлар өчен каралган. Әлеге сумма бәйрәмнәр оештыру, хуҗалыкның төрле тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне котлау өчен бик зур ярдәм.
Апаста «Яратель» кошчылык фабрикасы бар, әмма алар көн саен 500-600 тонна катнашазыкны Кайбычта җитештерә.
«Туган як» агрофирмасы да уңышлы эшләп килә. Аның җитәкчесе — Альберт Илдус улы Хәялиев. Ул, Мәскәүдән Кошман авылындагы туган нигезенә кайтып, зур хуҗалык җиткерде, үлән оны (витаминный гранулят) җитештерергә кереште, хәтта чабыш атлары өчен махсус ризыклар да ясый башлады. Без аңа элекке катнашазык җитештерә торган заводның мәйданын һәм 100 гектар җир бирдек. Соңрак мең баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы һәм тәүлегенә ике тоннага якын сөт эшкәртә торган минизавод та төзеп куйды. Ул җитештергән 13 төрле продукция «Самое любимое молоко» бренды белән республикабыз һәм күрше төбәкләр кулланучыларына таралды.
Авыл хуҗалыгы районы буларак, Кайбычның бөтен күрсәткечләре игенчелек һәм терлекчелеккә бәйле. 15 ел эчендә үсеш тә, түбән тәгәрәү дә булды. Соңгы елларда, Аллаһка шөкер, яңа үрләр яулыйбыз.
— Кайбычка килгәндә, балык хуҗалыгының да уңышлы эшләвенә игътибар иттек.
— Аллаһка шөкер, Кайбыч балыкчылык комплексын хәзер белмәгән кеше бик сирәк. Татарстан Республикасында балык хуҗалыгы Кайбычта гына калды. Алар, күлләрне чистартып, ял итү һәм сату урыннары, балыкчыларга мөмкинлекләр булдырып, шактый уңышлы эшләп китте.
Моннан кала, районыбызда ике бакчачылык хуҗалыгы да яхшы гына эшли. «АртСад» хуҗалыгы аеруча данлыклы. Алар җиләк һәм карлыган үстерә, агротуризм белән дә шөгыльләнергә ниятлиләр.
— Кайбычны умартачылык белән бәйләүләрен яхшы беләм.
— Кайбычның исеме үк урмандагы умартачылык турында сөйли. Элек кыргый умартадан бал ала торган урынны «кабаци» дип атаганнар, шул сүздән «Кайбыч» атамасы барлыкка килгән. Биредә профессиональ умартачылар да күп, горурланырлык тырыш умартачылар династияләре дә бар. Шунысы кызык: Кайбычта умартачылык белән төрле милләт һәм дин кешеләре — татары да, урысы да, чувашы да, керәшене дә шөгыльләнә.
Казандагы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә дә — безнең умарталар. Казан шәһәренең үзәгендә шәкертләрнең, булачак имамнарның умартачылык һөнәренә өйрәнүләре — күңелгә хуш килә торган күренеш. Алар ел саен, «Бал бәйрәме» үткәреп, үзләренең күркәм традицияләре белән уртаклаша. Бу гамәлебездән Аллаһы Тәгалә разый булсын.
— Өстәлегездә М12 трассасының картасы ята. Әлеге юлның Кайбыч икътисадына йогынтысы ничек булды?
— Кайбыч — Апастан аерылып, юлсыз, перспективасыз дип саналган урынга төзелгән район. Заманында Кайбычның үзендә ЗИЛ кебек авыр йөк машиналары белән генә пычрак ерып йөрергә мөмкин булган. Кайбыч районы 1927 елда ук төзелгән була, соңрак аны 1930 елда оешкан Буа, аннан Апас районнары белән берләштерәләр һәм, ниһаять, 35 ел элек без яңадан мөстәкыйль район буларак аерылып чыктык. Элек Мәлки ягында бала табучы хатыннарны, район үзәге Апаска илтер өчен, башта, атлар җигеп, Канашка алып барганнар, аннан электричкага утырып — Свияжск станциясенә, ә аннары Каратунга илткәннәр. Әле яз көне су ташкынында Каратун күпере агып китә торган булган. Нәтиҗәдә, бер көн барып, икенче көнне генә кайтканнар. Кайбыч районын аерып чыгарган өчен Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә рәхмәт.
Хәзерге көндә бөтен авылларыбызга да юллар салынды. Район үзәге Кайбычның унике урамында таш кына иде, хәзер аларда да асфальт. 57 авылның 55ендә бөтен урамнарга да таш яки асфальт түшәлгән. Җиңел машина белән теләсә кайсы урамга керергә мөмкин. Быел Сосновка авылына юл сала башладык. Кызганыч, бүген анда яшәүчеләрнең саны 50 кешедән артмый. Яңа юл түшәлгәч, йортлар да, эшлекле хуҗалыклар да күбәер дип өметләнәм. Якын арада Александровкага да юл салыначак. Үзара салым программасы 13 елга якын эшли. Гомумән, барлык федераль һәм региональ программаларда да бик актив катнашабыз. Районда зур бассейн төзедек, киләсе елга боз сарае, яшьләр үзәге һәм балалар лагере булдырырга ниятлибез.
М12 трассасының районыбызны урталай кисеп үтүе икътисадка яңа сулыш бирде. Бу — республика аша уза торган 142 чакрым юлның иң озын арасы — 60 чакрымы. Нәтиҗәдә, Кайбыч районын Россия Федерациясендә таный башладылар. 150ләп кешегә эш урыны булдырылды, трасса буенда инвестицион проектларга нигез салынды. Киләчәктә анда яңа сәнәгать мәйданчыгы, кунакханә булачак. Дөрес, трасса аша нинди генә язмышлы кешеләр узмый. Шул сәбәпле, районның МЧС, полиция һәм больница хезмәткәрләренә эш шактый катлауланды. Аеруча ашыгыч ярдәм өчен аерым бригада кирәк булыр дип уйлыйм.
— Һәр районны данлый торган мәшһүр шәхесләр була. Бу уңайдан, Кайбыч районына мөнәсәбәтле кемнәрне искә алыр идегез?
— «Тукай — Тукай булмас иде, Мотыйгулла булмаса!» — дип тикмәгә генә әйтмиләр. Габдулла Тукайның мәшһүр шәхес булуына Кайбычтан чыккан хәзрәтнең өлеше гаять зур. Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин шагыйрь Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф белән бер мәдрәсәдә укый. Соңрак сабакташ дустының газиз баласын, эзләп табып, үзенең мәдрәсәсенә ала, аңа дәресләр бирә. Мотыйгулланың кызы Галия Кайбицкая — татарлардан беренче опера җырчысы. Ул — үзенең таланты белән дә, Кайбицкая исеме белән дә районыбызны дөньяга таныткан шәхес.
Лидия Әхмәтова — Соравылдан. Лена Бичарина — легендар җырчы, Мәлкидән. Ябалак авылы — мәшһүр татар-казакъ композиторы Латыйф Хәмидинең ватаны. Тукайның замандашы, публицист һәм шагыйрь, Чүти авылы егете Зариф Бәшири дә — горурлыгыбыз. Танылган балалар шагыйре Шәүкәт Галиев Кайбыч редакциясендә эшләгән. Ул дөньяга аваз салган Бакырчы авылы заманында Кайбыч районына кергән. Аның Кайбыч турында искиткеч шигырьләре бар.
Әлбәттә, әлеге һәм башка шәхесләребез районыбызның яшьләренә үрнәк булырлык, кая гына барсак та: «Болар безнең мәшһүрләребез!» — дип горурланып әйтерлек кешеләр. Алар — табигатьтән бирелгән искиткеч талантлары һәм үҗәтлекләре белән халкыбызны һәм районыбызны таныткан шәхесләр.
— Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә эшегездә уңышлар телибез.
Нет комментариев