Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды

Бүген район ЗАГСы тәмлеләрдән тәмле бәби исе белән тулды, сабыйларның шатлыклы авазына күмелде.

Биредә ике балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел бәби алып кайткан гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да килде.

Россиядә игълан ителгән Гаилә, Кайбычта башланып киткән Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау елында үткән бу тантананың төп сәбәпчеләре — Айбулат белән Сафия. Бу ике бәләкәч тәүге документлы булды.

Айбулат Кече Кайбыч авылында яшәүче Талия һәм Айнур Низаметдиновлар гаиләсендә, икенче бала булып, узган елның 31 декабрендә туган. Яшь тә ун айлык Аяз абыйсы бик ярата үзен! Әтиләре — Айнур район янгын сүндерү часте хезмәткәре, әниләре Талия, декрет ялына чыкканчы, үзәк больницада шәфкать туташы булып эшләгән.

Сафия Мәлкидән Юрий һәм Наталия Галкиннар гаиләсендә бу елның 4 гыйнварында дүртенче бала булып дөньяга аваз салган. Абыйлары Савелий, Станислав, Семенның бик тә көтеп алынган сеңлесе ул. Юрий — М12 юл төзелешендә машина йөртүче, Наталия декрет ялына кадәр авылда хат ташучы булып эшләгән.

Әбиләре Надежда һәм Людмила да оныкларын яратып туя алмый. Тантанага алар да килгән иде.

Айбулат та, Сафия дә әле шулкадәр нәниләр.Әниләренең җылы куенында йоклаган арада, ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева аларның исемнәренең мәгънәсен аңлатты. Ул бездә һәр сабыйның көтеп алынган булуын әйтте һәм 2024 елның районыбызга күп яңа гаиләләр һәм сабыйлар алып киләчәгенә ышанычын белдерде. Әти-әниләр тантаналы шартларда актлар язуына кул куйганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырды.

— Гаиләгездәге шатлыклы вакыйга — сабыегыз туу белән чын күңелдән тәбрик итәм, — диде Альберт Илгизәрович. — Районыбызда туган һәр сабый — безнең өчен зур куаныч. Балаларыгызның киләчәге бәхетле булсын!

Әлеге гаиләләр район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алды. Мондый бүләкләр быел Кайбыч ЗАГСында теркәлгән һәр балага биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев