Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кышка кишер согы

Гади генә кишер согы рецепт.

Сок ясар өчен безгә:
1 килограмм кишер,
1 стакан шикәр комы,
500 грамм су,
1 чәй кашыгы лимон кислотасы кирәк була.

Кишерләрне яхшылап юабыз, тышын кырабыз яки әрчибез. Иттарткыч аша чыгарабыз, угыч аша уарга да мөмкин. Шулай ук шакмаклап турарга да була. Барлыкка килгән массаны кәстрүлгә салып, су өстәп утка куябыз. Кайнап чыгуга, бераз кысып, 15 минут кайнатабыз. Соңыннан блендер белән изеп, пюре хәленә китерәбез.

Шикәр комы белән лимон кислотасы салып яхшылап болгатабыз һәм тагын утка куябыз. Кайнап чыгуга, кысыбрак 5 минут кайнатабыз. Уттан алабыз, өстендәге күбекләрен бераз җыябыз. Безнең сок әзер. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, кайнатылган капкачлар белән ябып куябыз. Өстен каплап, бөтенләй суынганчы калдырабыз. Кышка менә дигән витаминлы, тәмле сок килеп чыга. Тәмле булсын!

Чыганак: https://max.ru/c/-74224872951827/AZ-LKMaQRRs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев