СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтелә
Махсус хәрби операциядә катнашучылар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тәкъдим иткән 20дән артык социаль ярдәм чарасыннан файдалана ала.
Күпчелек түләүләр һәм ташламалар гариза бирмичә, автомат рәвештә (проактив тәртиптә) билгеләнә.
СВО зонасында хезмәт иткән чор иминият стажына икеләтә күләмдә кертелә, шулай ук вакытыннан алда пенсия билгеләгәндә дә исәпкә алына. Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия булган гражданнарга автомат рәвештә айлык акчалата түләү билгеләнә, аның күләме — 4 838 сум. Россия Геройларына исә 103 693 сум күләмендә айлык түләү каралган.
Махсус операциядә катнашып, хәрби хезмәт вакытында җәрәхәт алучылар акчалата компенсация алырга һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителергә хокуклы. Демобилизацияләнгән хәрбиләр шулай ук медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы узу мөмкинлегенә ия. Аларга юл чыгымнары да компенсацияләнә.
Тернәкләндерүгә гаризаны социаль фондның клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тапшырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев