Татарстанда 30 градуслы эсселек һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда 30 градуслы эсселек һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылыначак.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, урыны белән 12 метрга кадәр көчәя.


Нет комментариев