Татарстанда яңгырлар туктый һәм +28 градуска кадәр җылыта
Хәбәрләр

Татарстанда яңгырлар туктый һәм +28 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстанда температура күтәрелү дәвам итә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндезге сәгатьләрдә явым-төшем көтелми.

Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя. Көндез Татарстанда һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев