Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы, кайбер урыннарда көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал. Шул ук вакытта, Казанда синоптиклар кыска вакытлы яшенле яңгыр вәгъдә итә.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя.
Көндез һава +26..+31 градуска.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев