Хуҗа Хәсәннең «Инешкәй» балалар фольклор ансамбле «Питрау«дан лауреат булып кайтты
Хуҗа Хәсән авылының «Инешкәй» балалар фольклор ансамбле республикакүләм «Питрау» бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясап, IV «Питрау түгәрәк уены-2026» республика керәшен этник сәнгате фестивале лауреаты исеменә лаек булды.
Керәшеннәрнең иң зур һәм күркәм бәйрәмнәренең берсе саналган «Питрау» быел да Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында меңләгән кунакны берләштерде. «Питрау түгәрәк уены» республика керәшен этник сәнгате фестивале — бәйрәмнең аерылгысыз өлеше.
Быел анда Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан килгән алтмышка якын фольклор коллективы милли мәдәниятнең байлыгын, борынгы гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен тәкъдим итте. Алар арасында Кайбыч районы данын яклаган «Инешкәй» балалар фольклор ансамбле дә булды.
Фестивальнең иң күркәм мизгелләренең берсе — иҗат коллективларының төп мәйдан буйлап тантаналы йөреше.
Милли киемнәрдән киенгән артистлар җыр-моң белән бәйрәмгә аерым ямь өстәде, мәртәбәле кунакларны сәламләде.
— Быел без керәшеннәрнең ел саен үткәрелә торган иң зур бәйрәме — "Питрау«да катнашып кайттык. Ул киң колачлы, җылы мохитле һәм күңелләрдә озак сакланырлык истәлекләр бүләк иткән бәйрәм булды, — ди ансамбль җитәкчесе Светлана Бартязова. — Фестивальдә катнашучы барлык коллективлар белән бергә без дә төп мәйданны әйләнеп чыктык, матур җырларыбыз белән кунакларны сәламләдек. Алар арасыннан яңгыраган: «Афәрин, кайбычлылар!» — дигән сүзләр безгә аеруча канат куйды. Аннан соң керәшен авылы мәйданчыгындагы сәхнәдә «Бию такмаклары» көенә керәшен биюен тәкъдим иттек. Чыгышыбыз югары бәяләнеп, безгә IV «Питрау түгәрәк уены-2026» республика фестиваленең лауреат дипломын тапшырдылар. Бу бүләк — коллективыбызның хезмәтенә бирелгән зур бәя. Питрау бәйрәменә бару мөмкинлеген тудыручыларның барысына да рәхмәтлебез.
Әлеге уңыш — яшь артистларның сәхнә осталыгы, милли мираска булган мәхәббәте һәм җитәкчеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. «Инешкәй» ансамбле күптән инде Кайбыч районында гына түгел, республика күләмендә дә үзенең үзенчәлекле чыгышлары, милли җыр-биюләрне саклап, яшь буынга җиткерүе белән танылып килә.
"Питрау"дан алып кайткан лауреат дипломы исә ансамбль өчен чираттагы казаныш кына түгел, ә киләчәктә дә иҗади үрләр яуларга этәргеч бирүче зур бүләк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев