Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Үзәк яңалыклар

Махсус хәрби операциядәгеләр Рөстәм Миңнехановка сайлауларда теләктәшлек итәргә чакырды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Апас районы, шулай ук Казан һәм Чаллы хәрбиләре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә һәм халыкка һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Фото: Видеодан скриншот

Махсус хәрби операциядә катнашучы Апас районы, шулай ук Казан һәм Чаллы хәрбиләре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә һәм халыкка һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Үз мөрәҗәгатьләрендә хәрбиләр төбәктән үзләре турында кайгыртуны күрүләрен ассызыклады һәм Татарстан хаклы рәвештә Россиянең иң алдынгы субъектларының берсе булып санала, дип билгеләп үттеләр.

«Бу күбесенчә безнең Рәисебез Рөстәм Миңнехановның оста җитәкчелегендә башкарыла», — диде солдатлар.

Хәрби хезмәткәрләр республиканың гамәлдәге лидерына тулы теләктәшлек күрсәтте. Алар аны Татарстан Рәисе вазифасына лаеклы кандидат дип атадылар һәм якташларын төбәкнең тотрыклы үсешен дәвам итү өчен Миңнехановка теләктәшлек итәргә чакырдылар.

«Без сездән, татарстанлылар, матур төбәгебезнең үсешен һәм чәчәк атуын дәвам итү өчен Рөстәм Миңнехановка ярдәм итүегезне сорыйбыз. Без бергә көчле. Ярдәмегез өчен рәхмәт. Җиңү безнең кулда булачак!» — дип йомгаклады хәрби хезмәткәрләр.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/maxsus-xarbi-operaciyadagelar-rostam-minnexanovka-sailaularda-telaktaslek-itarga-cakyrdy-5907061

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев