Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бәлки, насыйбым табылыр

Мескенлек - коллыкка тиң түбәнлек. Мескеннең тамагы тук, акчасы күп, өсте бөтен, саулыгы да шәп булырга мөмкин. Әмма акылы сай, күңеле тар, ә иң мөһиме - иреге булмавы мөмкин...

Бозыклык, гөнаһ турында сүз китсә, бездә эчкечелек, наркомания, фәхишәлекне атыйлар. Ялгыш юлга басучыларны һәркем, үз хаталары турында онытып, гаепли.

Татар халкында хәзер хәлләр аяныч. Халык баш күтәрми эчә, урлаша, бала үстереп мәшәкатьләнергә теләми, гаиләләр таркала. Кеше бүген бер-берсеннән көнләшә, үз туганына аяк чала, үз иманын акчага сата. Ул шулай үзен-үзе бетерә. Кая барабыз? Уйланыйк, уя­ныйк, соңга калмыйк!

Бу чирләрне бетерер өчен төрле урыннар бар: хастаханә, диспансер, дару... Ә иң мөһиме: барысы да кешенең үзен­нән тора бит. Һәрберебезнең дә бәхетле булырга хакы бар. Без яңа рәхәт чорда яшибез, ләкин моны аңламыйбыз гына.

Менә шундый ялгышларда, туры юлдан тайпылып, күбебез җинаять эшләп, бу "җирләргә" эләгәбез. Тормышта ялгыз калу читен икән шул, кем беләндер серләшәсе, танышасы килә. Бәлки, ялгыз яшәүче хатын-кызлар җавап язарсыз. Мин үземнең хисләремне җиткерер идем андыйларга. Миңа 60 яшь, буем 172 сантиметр, ялгызмын, ике кызым үз тормышлары белән яшиләр, торыр урыным бар, иреккә чыгарга бер ел калды. 50-55 яшьләрдәге, мине аңлаучы һәм килә­чәк­тә гаилә корырга риза булучы, ялгызлыкта яшәү­че хатын-кыз белән танышыр идем. Адресым редакциядә.

Күңелләргә килгән җәрәхәткә

Һәрберебез дәва эзлибез.

Йөрәгемдә янган мәхәббәткә

Аны көткән ярлар, кайда сез?

Сезгә үземнең иҗат җимешләремне җибәрәм.

Мәхәббәт

Ялгызлыктан сөюләрне көтеп,

Йөрәгемә салдым җәрәхәт.

Әмма очраттым мин язмышымда

Син чибәрнең исеме - "Мәхәббәт".

Күзләреңнең ягымлы карашы,

Күтәрә шул мине үрләргә.

Тавышыңның моңлы яңгыравы

Сөюдә яшәтә җирләрдә.

Бәхетле мин бары син барында

Һәм булганга минем тормышта.

Нишләр идем, әйтче, ялгызлыкта,

Күз яшьләрен түгеп язмышка.

Очар кошым, таң йолдызым минем,

Нинди гүзәл дөнья һәм рәхәт -

Син булганга яна йөрәгемдә

Сөю гөле, чиксез мәхәббәт.

Ә бу шигырем әнием өчен язылган иде (ул исән). Аны иректә җыр итеп җырлыйлар. Сезнең райондагы әниләр (уллары тоткын булганнар) бу сүзләрне үз уллары исеменнән итеп кабул итсәләр иде. Чөнки без нинди булуыбызга карамастан, әниләргә газиз уллары булып калабыз һәм мең-мең рәхмәт аларга.

Әниемә

Уфтанасың, әнкәй, мине уйлап,

Ялгышларың шундый булды дип.

Нишлим, әнкәй, мине тапканда син

Җинаятьче тудырмадың бит.

Уйлыйсыңдыр: күкрәк сөтем хәрәм

Төрмәдәге юньсез улыма...

Догаларың юллыйсыңмы бүген

Тәсбихыңны алып кулыңа.

Үземнекен үзем генә беләм,

Керә алмыйм кеше хәленә.

Мин догалар өмет итмим синнән,

Әнкәй, бәгърем, зинһар рәнҗемә!

Кичер мине, кичерә алсаң әнкәй,

Төрмәдәге газиз улыңны.

Ялгышларым өчен үзем түлим,

Гафу ит син мине, тоткынны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев