Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Матур апабыз һәрчак үрнәк

    Уллары, киленнәре, кызы-кияве һәм оныклары янәшәсендә нур сибеп утыручы Сәлимә апа ул көнне аеруча мөлаем, бәхетле иде. Туган көн, юбилейлар үткән тормышка нәтиҗә ясау, кичерешләрне күңелдән кабат кичерү өчен бер сәбәп бит ул...

    Түбән Кошман кызы Сә­лимәнең әтисе Әшрәф­җан ага сугышка киткәндә, төпчекләренә әле нибары өч ай гына була. Гаилә башлыгы шул китүдән әйләнеп кайтмый, аның Ватан өчен яу кырында һәлак булуын ка­ра пичәтле хат кына дә­лилләп тора. Кайгылы хәбәрдән биш кызын кочаклап елый нишләргә дә бел­мәгән Хәербанат абыс­тай, җитмәсә, кечкенәсе әле күкрәк баласы гына бит. Үсә төшкәч, кызлар да кул арасына керә башлый, колхоз эшенә дә йөриләр. Төпчек Сәлимә дә апаларының уңганлыгын, хезмәт яратуын кү­реп үсә. Тик әтиләре булмавы гына җанны әрнетә, дус кызларының күпчелеге әтиләре назын тоеп яши бит. "Нигә минем әти юк, ул да минем белән уйнар, бергә-бергә эш­ләр идек, ул миңа "кызым" дияр иде", - дип, качып, бер генә тапкыр үк­семәгәндер нарасый.

    Гомер аккан сулардай үтә. Сабыйлык чорын мәк­тәп еллары, яшьлек алыштыра. Чибәр булып үсеп җиткән кызны Сабантуй батыры Рәшит озатып йө­ри башлый. Мәхәббәт туа, таләпчән, хезмәт сөюче егет белән гөрләтеп туй итәләр.

    Сәлимә апаның каенанасы Хәрирә әбигә, якын итеп, без дә әнкәй дип йөр­дек, чөнки ул - әт­кәй­нең бертуган апасы. Һәр­вакыт терлек-туар асрап, тырыш хезмәт белән яшәп, балаларын да хез­мәт сөючән итеп тәрбияләгән карчык киленен үз кызыдай якын итә. Матур апабыз Сәлимә дә әнкәй­нең үги кызларын үз апаларыдай күрә. Кечкенә генә өйдә сарык бәрән­нәре, бозау асрала торган заманнарда да идәннәрне ялт иттереп куя торган булган Сәлимә апабыз.

    Ул еллар хатирәсе сагынып сөйләргә генә калды. Матур апабыз инде хәзер үзе дә дәү әни. Читтә яшәүче балалары бик еш кайтып йөри, оныклары, "дәү әни" дип, өзелеп то­ра. Ана йөрәге өчен шуннан да олырак бәхет бармы икән?! Әнисе Хәербанат абыстайны олыгайган көннәрендә үзе тәрбияләп, соңгы юл­га озатты. Берничә елдан бирле караучысыз калган апасы Фатыйма апа әле дә аның тәрбиясендә.

    Кызганыч, язмыш матур апабызга гомер көзен тигезлектә каршыларга язмаган икән шул. Кырык яшендә тол калып, ике улын өйләндерү, кызы Миләүшәне кияүгә озату да үз җилкәсенә төште. Тормыш авырлыклары алдында сынатмыйча, әле дә авылыбызның үр­нәк ханымнарыннан берсе булып яши бирә Сә­лимә апабыз. Матур апабыз һаман шулай безнең өчен өлге булып, озын-озак гомер кичерсен, саулык-сәламәтлек юлдашы булсын иде!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: