Тырышкач була икән

Узган атнаның якшәмбесендә Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турындагы закон үтәлеше, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрүнең барышы, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү, күпбалалы гаиләләргә җир бирүнең торышы, Татарстанда гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне яңа электрон система ярдәмендә башкару мәсьәләләре каралды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә күрсәтелгән слайдларда Кайбычта күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирүдә актив эшләүләре ачык күренде. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тәкъдим иткән слайдлардан күренгәнчә, безнең район бу юнәлештә республика буенча өченче урында бара. Дөрес, бездә дә башта сүлпәнлек булды, әмма район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу эшне башкаручылардан катгый рәвештә эш таләп итте. Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гөлнара Нурмөхәммәтовадан алынган мәгълүматларга караганда, бездә җир алырга хокукы булган 257 гаиләнең барысы да межалау процессын узган, 126 гаилә гариза биргән, 158 җир участогы кадастр исәбенә куелган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең барлыгы 37 гариза буенча җир кишәрлеге бирү турында карары чыккан. Бүгенге көндә 13 кеше теркәү палатасында җирен үз милке итеп теркәгән. Шулай итеп, күпбалалыларга җир бирү программасы нигезендә хәзер Олы Кайбыч авыл җирлегеннән тугыз, Ябалактан - өч, Борындыктан бер күпбалалы гаиләнең үз җире бар инде. Район башлыгы, тырышкач була икән бит, дип, җир бирү өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Президент Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт үткәрелүче мәктәпләрдә эшнең сыйфатына контрольне мәктәп директорлары үз кулларына алырга тиеш дип белдерде. Безнең районда Зур Подберезье мәктәбенә ремонт ясала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.36200
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”14700
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.20400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.69600
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.46000
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.39300
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.10600
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.22300
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.43300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.96600
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.15600
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.36000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.45200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.42300
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.36200
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.20400
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”14700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика