Кече Кайбыч авылында яңа күпер ачылды
Хәбәрләр

Кече Кайбыч авылында яңа күпер ачылды

Кече Кайбыч авылы халкы өчен истәлекле көн буларак хәтерләренә кереп калачак.

Чөнки биредә авылны икегә бүлеп аккан Бәрле елгасы аша салынган күпер тантаналы рәвештә ачылды. Ул үзара салым акчасына һәм район бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага төзелгән.

Авыл халкының куанычын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күпер төзелешендә катнашкан барлык авыл халкына, «Фәрит Зиннуров» крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүчеләргә халкыбыз исеменнән олы рәхмәтен җиткерде. Төзелеш эшләрендә актив катнашкан Фәрит белән Фәнил Зиннуровка, Илнур Сафиуллинга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Халыкка күпернең рәхәтен күрергә һәм саклап тотарга киңәш итте. 

Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да төп эшне башкарган Фәрит Зиннуров командасына рәхмәтен җиткереп, Наил Сибгатуллинга, Илгиз Миңнуллинга, Ирек Фәхриевка, Әмирхан Зиннуровка җирлекнең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Символик кызыл тасманы кисү хокукы Альберт Рәхмәтуллинга, Мөслимә Гыйзәтуллинага һәм Фәрит Зиннуровка бирелде. Шуннан соң халык күпер аша елганың икенче ягына чыкты. Альберт Рәхмәтуллин иң беренче булып күпердән автомобильдә үтте. 

Авыл имамы Алмаз хәзрәт Гайнуллин вәгазьләр, Коръән сурәләре укыды.
Тантанадан соң халык мул итеп әзерләнгән табын янына узды. Мәдәният хезмәткәрләре концерт куйды.


Нет комментариев