Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм +29 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм +29 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда кыска вакытлы, яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явуы көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә искән җил төньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге — 14 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +20..+25 градус, республиканың көнчыгышында +29 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев