Новости

Татарстанда никахлар саны 1,6%ка арткан, ә аерылышулар 20%ка кимегән

2025 елның ун аенда Татарстанда 21 меңнән артык никах теркәлгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,6% ка күбрәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә хәбәр иттеләр.

Шул ук вакытта, 2024 елның гыйнвар-октябрь айлары күрсәткечләре белән чагыштырганда, республикада аерылышулар саны 20%ка кимегән.

 


Нет комментариев