Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта хәрби операция зонасында һәлак булган Рамил Тимершин яшәгән йортка мемориаль такта куелды

Махсус операция барышында геройларча һәлак булган Рамил Рузалит улы Тимершинның исемен мәңгеләштерү максатында ул яшәгән йортка мемориаль такта куелды.

Аны Рамилнең туган көне −18 сентябрьгә туры китерделәр.

Чара район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Казан шәһәрендәге автотранспорт предприятиясе генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин, җирлек башлыгы Алмаз Гайнетдинов, авыл халкы катнашында узды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән чыгыш ясаган Алексей Макаров, башка чыгыш ясаучылар Рамил Рузалит улының батыр йөрәкле, кыю, кешелекле, ярдәмчел булуын һәм башка уңай якларын телгә алды. Әти-әнисенә, әби-бабасына, тормыш иптәшенә сабырлык теләделәр.

Рамил Тимершинга мемориаль такта кую инициаторы — Татарстанда мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү автоном коммерцияле булмаган «Барс» оешмасы директоры, Кукмара районы егете Илдар Зәйнуллин. Чыгыш ясаучыларның барысы да аңа изге эше өчен рәхмәт белдерде.

Мемориаль такта ачылганнан соң, мәктәп укучылары чыгыш ясады. Соңыннан махсус хәрби операция зонасында һәлак булган авылдашлары Рамил Тимершин һәм Эдуард Фәизовны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев