Кошман мәктәбендә узган аттестат тапшыру тантанасы мизгелләре
Хәбәрләр

Кошман мәктәбендә узган аттестат тапшыру тантанасы мизгелләре

Матур бер җыр булып калсын күңелләрдә мәктәп еллары.

Быел районда тугызынчы классны 157 укучы тәмамлады. Кошман мәктәбендә чыгарылышларга аттестатлар тапшыру тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Мәктәп үзенең унбиш укучысы белән саубуллашты. Кызыклы дәресләр дә, күңелле тәнәфесләр дә, имтиханнарга әзерләнүләр дә артта калды. Кыңгыраулы мәктәп елларының кире кайтмавын, вакыт узган саен ныграк сагындырачагын аңлаган егет-кызлар моңсу гына елмая. Мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин аларны имтиханнарны уңышлы тапшырулары белән котлады. Бу классның бердәм, актив булуын, спорт ярышларында, төрле бәйгеләрдә уңышка ирешүләрен әйтте. Укучыларга аттестатларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде.
— Бүген тормышыгызның бер этабына йомгак ясала. Хәзер сез сайлау алдында торасыз. Мәктәптә укуны алга таба дәвам итәргәме, әллә инде көллият, техникумнарда һөнәр үзләштерергәме? Шулай да мин сезгә читкә китәргә ашыкмаска, Олы Кайбыч мәктәбендә урта белем алырга киңәш итәм, — диде ул. — Алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Кайда гына укысагыз да, эшләсәгез дә, үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз!
Алинә Гыйниятуллина һәм Айсылу Шәрәфиева — уку алдынгылары. Алар мәктәпне «бишле» билгеләренә генә тәмамлады.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, икенче класста белем биргән укытучылары Алинә Батанова, класс җитәкчесе, башлангычтан ук инглиз теленнән укыткан Алинә Насретдинова, әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Алсу Шәрәфиева да чыгарылышларга иң матур теләкләрен җиткерде. Укучылар барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен шигырь һәм җырлар ярдәмендә белдерде. Вальс әйләнгәндә, буй җиткән егет-кызлардан күзләрне алып булмады. Киләчәкләре дә аларның үзләре кебек матур булсын иде.


Нет комментариев