Мәлки авыл җирлегенең үз бинасы булачак
Мәлки авыл җирлеге бинасын төзү бу елның мартында башланып киткән иде.
Хәзерге вакытта бинаның эчке эшләрен башкарасы, тирә-ягын тәртипкә китерәсе, автомобильләр өчен стоянка ясыйсы калган. Төзелеш барышы белән бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин танышты. Төзелеш мәйданына ул ГИСУдан куратор Радик Галәветдинов, Казандагы «Вика» төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләре буенча урынбасары Юлия Журавлева белән бергә барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев