Хәбәрләр

Татарстанда бүген +14 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем көтелми

19 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми.

Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, көндез урыны белән 16 метрга кадәр көчәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +3...+8 градус тәшкил итсә, көндез максималь температура +9...+14 градус булачак.

Казанда көндез алмашынучан болытлы һава була, шулай ук сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез максималь температура +10...+12 градус булачак.

 


Нет комментариев