Кайбычта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте
Хәбәрләр

Кайбычта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте

Аны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров алып барды.

 

Утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Казан шәһәре территориаль идарәсенең автомобиль юлларында авырлык һәм габарит контроле бүлеге начальнигы Олег Космаков, авыл җирлекләре башлыклары, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. 

Кайбыч районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов бу елның тугыз аенда райондагы юл һәлакәтләре турында чыгыш ясады.

— Агымдагы елның тугыз аенда район территориясендә тугыз юл-транспорт һәлакәте күзәтелде. Аларда сигез кеше зыян күрде, алты кешенең гомере өзелде. Һәлакәткә китергән төп сәбәпләр: тизлек режимын сакламау, каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын эләктермәү, һава шартлары начар булганда, тизлек режимын дөрес сайламау, эчкән килеш руль артына утыру, юлда барган җәяүлене таптату — диде ул. — Тугыз ай эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре 737 административ хокук бозу очрагын теркәде, шуның 27се — спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итү. Һәр атнаның җомга, шимбәсендә участок уполномоченныйлары белән бергә профилактик рейдлар үткәрәбез. Район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе М12 тизйөрешле автомобиль юлына туры килә. Анда матди зыян күрү очрагы белән 138 юл һәлакәте теркәлгән. М12 тизйөрешле автомобиль юлында юл хәрәкәтен контрольдә тоту мөмкин түгел, чөнки анда сәгатенә 110 чакрым тизлек белән йөрү рөхсәт ителсә дә, тизлек режимын теркәп баручы камералар булмау сәбәпле, шоферлар юл билгеләренә карамый, тизлек режимын боза. Халыкка профилактик чаралар үткәрү турындагы хәбәрләрне «Кайбыч таңнары» район газетасы аша җиткерәбез. 2026 елның 9 аенда газета битләрендә 538 мәкалә басылды. Юл төзү-ремонтлау, торак коммуналь хуҗалыклары җитәкчеләренә шуны да искәртәсем килә, тиздән яңгырлы, салкын вакытлар җитә, шуңа күрә, һава торышын алдан күзәтеп, юлларга вакытында ком, химик матдәләр сибүне оештырсагыз иде.

«Скулавто» җәмгыяте директоры Ранил Зиннәтуллин, мәктәп автобусларында балаларны төбәкара һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда йөрткәндә, куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур игътибар бирүләре турында сөйләде.

— Юл куркынычсызлыгы буенча мәгариф учреждениеләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик эш алып бара. Укучыларны мәктәпкә йөртү өчен 15 маршрут ачылды һәм анда 15 автобус йөри. Алар балаларны 39 авылдан 8 мәктәпкә алып килә, — диде ул. — «Балалар» дип язылган сары автобусларның барысында да тахографлар, тизлекне сәгатенә 60 чакрымга кадәр чикләүче җайланма, куркынычсызлык каешлары бар, «Глонасс+112» эшли. ЮХИДИ хезмәткәрләре квартал саен мәктәп автобусларының торышын тикшерә. Шоферларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча инструктажлар үткәрелә.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышыннан күренгәнчә, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары эшен активлаштыру буенча максатчан эш алып баралар. Узган уку елында яшь инспекторларның 16 отрядына 150 дән артык укучы җәлеп ителгән. Отряд җитәкчеләре балаларны юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшчәнлегенә тарта. Мәктәпләрдә «Юл аша куркынычсыз чыгу», «Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне», «Юлда йөрү куркынычсызлыгы көне», «Куркынычсызлык атналыгы» һәм башка акцияләр үткәрелә. Мәктәпләр укучыларны юлда йөрү, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүче кирәк-яраклар белән тәэмин ителә. Бу эштә район җитәкчелеге, ЮХИДИ ярдәм күрсәтә. Яшь инспекторлар отрядлары арасында узучы «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесен үткәргәндә, Буа шәһәрендәге профилактика бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова барлык катнашучыларга да бүләкләрне мулдан алып килә. Юлларда үзеңне куркынычсыз тотуга нигез балачактан салына. Шуңа да башлангыч классларда ук моңа зур әһәмият бирелә. Бу юнәлештә төрле чаралар үткәрәләр. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы стендлар куела.

Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Ришат Шакиров 2026 елда юлда йөрү куркынычсызлыгын үстерүнең максатчан программасын тормышка ашыру турында сөйләде. Быел кайсы авылларда асфальт, вакташ юллар салынуы белән таныштырды.

Олег Космаков үз чыгышында юлларда иминлекне саклау буенча профилактик эшчәнлекне тагын да яхшырту бурычын куйды. Чөнки сүз кеше гомерләре турында бара. 

Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган Альберт Рәхмәтуллин әйтүенчә, район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре буенча статистик күрсәткечләрне М12 тизйөрешле автомобиль юлы арттыра. Ә райондагы җирле юллар һәрвакыт төзекләндерелеп тора. Юлларда транспорт һәлакәтләрен киметү юнәлешендә даими эш алып барыла.


Нет комментариев