Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбенә соңгы кыңгырау бәйрәменә район башлыгы килде

Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменә чыгарылышларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Мәктәпне ун укучы тәмамлый.

- Бүгенге тантаналы көн уңаеннан чыгарылыш класс укучыларын, укытучылар, ата-аналарны кайнар котлыйм. Замана зур адымнар белән алга таба атлый. Сезгә дә шушы тиз үзгәрүчән дөньяда үз урыныгызны табуыгызны телим,- диде ул -.Хуҗа Хәсән авылы миңа аеруча якын, монда агрофирма директоры булып эшләдем. Сезнең әти-әниләрегез белән бергә иңне-иңгә куеп хезмәт иттек. Сез дә алар кебек кече Ватаныгызны яратыгыз. Киләчәктә мин сезнең барыгызга да ярдәм итәргә әзер. Инде мин моннан киткән соң туган балаларга да сигез яшь тулган. Чыгарылышларга бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телим. Укытучыларыгыз турында беркайчан да онытмагыз. Бу мәктәптә эшләгән ветеран укытучыларга да рәхмәтем зур. 


Мәктәп директоры Надежда Макарова актив укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырды. 
- Быелгы чыгарылыш класс укучылары миңа аеруча якын. Чөнки мин аларның беренче укытучылары идем,- диде ул, аларга изге теләкләрен җиткереп. 
Укытучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, "Гөбенә" агрофирмасы директоры Валерий Поляков, авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да котлады. Агрофирманың Хуҗа Хәсән филиалы управляющие Валентина Макарова чыгарылышларга акчалата бүләкләр дә тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев