Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Урмай-Зәлидә” фестиваленнән җиңү белән кайттылар

Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай авылында VII Халыкара төрки дөнья милли сәнгать «Урмай-Зәлидә» фестивалендә кайбычлылар ел саен уңышлы чыгыш ясый.

Әлеге проект – төрле халыклар арасында дуслыкны ныгыту, милләтчелек һәм экстремистлык хәрәкәтләрен бетерүгә юнәлтелгән. Аның максаты – кунаклар һәм катнашучылар өчен зур күләмле чара гына булып калмыйча, үз иҗатлары белән төрки дөньяның тормышын һәм көнкүрешен чагылдыручы талантларны ачыклау. Бу хакта Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов сайты хәбәр итә. Быелгы “Урмай-Зәлидә” төрки халык җыр-биюләренә багышланган милли сәнгатьнең җиденче фестивалендә төрле юнәлештә һәм җиде номинациядә, җиде төрки милләт вәкилләре катнашкан. Чуашстанның бөтен татар авылларыннан, Татарстан, Башкортстан,Төркмәнстан, Үзбәкстан, Марий Эл, Мордовия, Саха (Якутии) һәм Түбән Новгород өлкәләреннән милләттәшләребез җыелган анда. 
Фестивальнең 4 апрель көнне Урмай мәдәният йортында узган ачылыш тантанасында Олы Тәрбит авылы керәшеннәренең “Тәңкәләр” фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. 
-Безне Фәрит Гыйбатдинов, туганнарым килде, дип бик җылы каршы алды,- диде ансамбльнең җитәкчесе, авылның китапханә мөдире Инна Драндрова.- Фестивальдә “Сөн буйлары” җырын һәм керәшен такмакларын башкардык. Чыгышыбызны яраттылар, без беренче урынны яуладык. Ансамбльдә Клавдия Кошкина, Галина Солтанова, Вера Кисапова һәм үзем җырлыйбыз. Гармунчыбыз Геннадий Солтанов гармунда татар, керәшен, чуваш көйләренә тезмә башкарды. Без дипломнар белән дә бүләкләндек. 
«Урмай-Зәлидә»нең 6 апрельдә узган гала-концертында Олы Кайбычның “Авыл денс” хореографик коллективы да беренче урынны яулады. Узган ел алар фестивальдә гран-при ияләре булган иде. Ансамбльнең җитәкчесе- район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова һәм хореограф Алгиз Фәйзуллин фестивальнең Рәхмәт хатына лаек булды. Хореографик коллектив диплом белән бүләкләнде. Кайбыч талантларына киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев