1 сентябрьдә Россиядә ОСАГО полисыннан башка автомобиль йөртүчеләрне җаваплылыкка тартуның яңа тәртибе гамәлгә керде.
Бер үк хокук бозуны кабат теркәү арасында кимендә 24 сәгать узарга тиеш.
Шул рәвешле, әгәр ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчегә иртән штраф салына икән, аны шул ук көнне шундый ук хокук бозу өчен кабат җаваплылыкка тарта алмаячаклар. Әмма икенче көнне мондый мөмкинлек яңадан барлыкка килә.
Шул ук вакытта штрафлар күләме үзгәрмәде. Беренче хокук бозу өчен 800 сум түләтү каралган. Ел дәвамында кагыйдәне кабат бозу 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин.
Яңа тәртип шулай ук ОСАГО булу-булмавын автомат рәвештә юл камералары ярдәмендә тикшерүгә әзерлек этабы буларак карала.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев