2026 елның августына Татарстан Республикасында пилотсыз авиасистемалар (БАС) өлкәсендә кече һәм урта секторда 30лап җитештерүче исәпләнә.
Бу Россия буенча бишенче нәтиҗә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстаннан тыш, бу критерий буенча лидер төбәкләр исәбенә Мәскәү (212 җитештерүче), Мәскәү өлкәсе (89), Санкт-Петербург (63) һәм Самара өлкәсе (34) кергән.
Агымдагы елда Татарстанга «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында пилотсыз авиасистемалар үсеше өлкәсендә сынау һәм компетенцияләр үзәкләрен булдыруга 2 млрд сумнан артык ярдәм җибәрелде. Шуның 1,5 млрд сумы — федераль ярдәм чаралары, ә 500 млн сумы — республика акчалары.
Элегрәк Татарстанның пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәге проекты федераль бюджеттан субсидияләр алу өчен сайлап алуны уңышлы узган иде. Казанда фәнни үзәк төзү турындагы карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Финанс ярдәме ташламалы ставкалар буенча займнарны, шул исәптән партнерлык финанславы продуктларын, шулай ук залог өлеше җитмәгән очракта гарантияле ярдәмне үз эченә ала. Моннан тыш, кече һәм урта бизнес лизинг продуктларына да исәп тота ала, алар буенча лимитлар 2026 елда ике тапкырга артты.
Федераль ярдәм чаралары арасында шулай ук ташламалы займнар һәм лизинг, конструкторлык документациясен эшләүнең грант программасы, сертификациягә грантлар, субсидияләнгән ташламалар, фәнни-җитештерү үзәкләре эшчәнлеге (НТИ платформасы) һәм дәүләт гражданлык заказы бар.
Бизнеска ярдәм итүнең республика чаралары турында бердәм контакт үзәге ( номеры: 8 (843) 524-90-90) һәм Икътисад министрлыгы сайтында белергә мөмкин.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев