Татарстанда 3 миллион тонна ашлык суктырылган
Хәбәрләр

Татарстанда 3 миллион тонна ашлык суктырылган

Татарстан аграрийлары 3 млн тонна ашлык җыйганнар, уртача уңдырышлылык — 35,3 ц/га.

Республикада урып-җыю кампаниясе 78 процентка төгәлләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«861 мең гектар суктырылган, урып — җыю кампаниясен уздыру өчен 3,1 мең ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Бөртекле культуралар уңышы буенча Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш районнары алда бара.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев