Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбычтагы 1 сентябрьгә иң яхшы әзерләнгән мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ачыкладылар

Мәктәпләр һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләү буенча үткәрелгән бәйге җиңүчеләре билгеле. Бу хакта укытучыларның традицион август киңәшмәсендә игълан иттеләр. Киңәшмә турында газетабызның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

Капиталь ремонт узган мәктәпләр арасында беренче урынны Борындык мәктәбе яулады. Ульянково, Мөрәле мәктәпләре – икенче-өчен¬че урыннарда. Капиталь ремонт узмаган мәктәпләрдән беренче урында – Иске Тәрбит мәктәбе, Колаңгы, Хуҗа Хәсән мәктәпләре икенче-өченче урыннарга чыкты. Җиңүче мәктәпләр 15 мең, 10 мең, 5 мең сум күләмендәге премияләргә лаек булды. Башлангыч мәктәпләр, балалар бакчалары арасында барган бәйгедә беренче-икенче урыннар Багай, Кече Кайбыч башлангыч мәктәпләре, балалар бакчаларына бирелде, Арыслан мәктәбе өченче урында. Аларга 5 мең, 3 мең, 2 мең сум күләмендәге премияләр тапшырылды. Россиядә игълан ителгән Театр елына багышланган чәчәкләр композициясе буенча Мөрәле мәктәбе беренче урында, икенче-өченче урыннарны Федоровское мәктәбе, Олы Тәрбит балалар бакчасы яулады. Аларга да башлангыч мәктәпләргә бирелгән күләмдәге премия бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев