Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иске Тәрбит авылыннан Галина Русова: “Тугыз балам –тугыз шатлыгым”
Әниләр көне алдыннан Иске Тәрбит авылында яшәүче Галина Русовага 60 яшь тулды.
-
Кече Урсакта яшәүчеләр цифрлы телевидение карый
Районнан шактый читтә урнашкан Кече Урсак авылында ялгызы гына гомер кичерүче Елена Кәримова күп вакытын телевизор карап үткәрә. Чөнки бакча эшләре артта калды, бәрәңгесен базга салып куйды, яшелчә, җиләк-җимеше дә мул булды, кышка банкалар да күп япты. Хәзер көннәр кыскара, төннәр озыная, шуңа да буш вакыты хәйран күп. Күрше-тирәдәге йортларның да күбесе буш, гомер буе бергә чүкердәшеп яшәгән күршеләренең кайсы вафат булган, кайсы кыш чыгарга шәһәргә киткән дигәндәй.
-
Кайбычтагы үзәк сырхауханә поликлиникасында гериатрия кабинеты ачылды
Безнең моңа кадәр әлеге сүз белән очрашканыбыз юк иде. Шуңа да аның мәгънәсен аңлатып узам. Бу кабинетта 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларга медицина, социаль, психологик ярдәм күрсәтеләчәк. Димәк, районда яшәүче пенсионерларның да, балаларның педиатрлары булган кебек, үз табиб-гериатры булачак.
-
Кече Кайбычтагы 90 яшьлек әбигә РФ Президенты рәхмәт белдергән
Илебез Президенты Владимир Путинның сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең юбилейлары уңаеннан олы рәхмәт сүзләре белән сугарылган чираттагы котлау хаты Кече Кайбыч авылында яшәүче Сания Тимергалиевага юлланган иде.
-
Кайбыч уңганнары сынатмый
Кышлату чорында маллардан тотрыклы продукция алу өчен тулы кыйммәтле азык запасы булу шарт. Шуны истә тотып, районыбыз механизаторлары терлек азыгы хәзерләүне дәвам итә.
-
Олы Кайбыч мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды
Соңгы арада Россия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Бөтенроссия марафоны илнең барлык төбәкләрендәге авыл мәктәбендә үтә.
-
Кошман умартачысына 90 яшь тулды
Бөек Ватан сугышы елларында тылда көн-төн эшләп, Җиңү көнен якынайткан өлкән буын кешеләренә нинди генә кадер-хөрмәт күрсәтсәң дә, артык булмас.
-
Хуҗа Хәсән авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды
Шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Мәдәният йортында өлкәннәр һәм балалар өчен ансамбльләр оешкан. Иң борчыганы – авылда гармунчы булмау.
-
Республика көнендә Кайбычта ат чабышы узды
30 августта Татарстан халкы, шул исәптән кайбычлылар да, Республика көнен билгеләп үтте. Узган еллардагы традиция буенча, бәйрәм тантанасы атлар чабышыннан башланды. Халкыбыз тормышы борынгыдан ук атлар белән бәйле. Элекеге бабаларыбыз гореф- гадәтләрен саклап, хәзер дә күпләр шәхси хуҗалыгында ат асрый.
-
Кайбычта 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче кешеләрне сырхауханәгә махсус машинада илтә башлаячаклар. Безнең районда шундый 571 кеше исәпләнә
Илебездә, шул исәптән безнең районда да, агымдагы елның 1 гыйнварыннан старт алган “Өлкән буын” федераль проекты гамәлгә ашырыла башлады. «Демография» илкүләм проекты кысаларындагы бу чараның төп максаты – өлкән буын кешеләренең активлыгын саклауга ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвешен озынайту.
-
Ульянково механизаторы 50 еллдан артык инде туган ягы кырларың иңли
Шушы көннәрдә “Алтын кырлар” агрофирмасы механизаторы Владимир Лисенковка 69 яшь тулды. Инде җитмеш ягына чыкса да, әле дә туган җирендә эшләвен дәвам итә ул. Әңгәмәбез дә ул озак еллар эшләгән тракторы янында узды.
-
Олы Урсак авылында спорт мәйданчыгы һәм ремонттан соң мәктәпнең спорт залы ачылды
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, "Бердәм Россия" партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фәнил Баһаветдинов та килгән иде. Соңгы дүрт елда бу җирлеккә дәүләттән 300 миллион сум акча бирелгән. Тантанага килгән 90 яшьлек Зәйтүнә әби тормышның елдан-ел матурлана баруына шатлана.
-
Малалла авылында олы йөрәкле гаилә яши
Әлеге мәкаләмнең геройлары табигатьнең иң матур урынында, янында гына тирән күле дә булган Малала авылында яши. Бу авыл районның иң чигенә урнашкан, Югары Ослан һәм Апас районнары белән чиктәш. Чуваш теленнән тәрҗемә иткәндә, авылның исеме “алга” дип тәрҗемә ителә. Исемнәре үзләренә килешеп тора, бу авылда яшәүчеләр гомер-гомергә гел алга барырга омтылып яшәгән.
-
Олы Тәрбитнең “Тәңкәләр” фольклор коллективы Мамадышта узган Питрауда чыгыш ясады. Аларга Мамадыш районы башлыгы диплом һәм Питрау статуэткасы тапшырды
Олы Тәрбит авылының “Тәңкәләр” фольклор коллективы Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында узган XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә катнашты. Бәйрәмдә халык бик күп иде, 60 меңнән артык кеше бар иде диделәр. Керәшеннәребез өчен горурланып, төрле милләт кешеләренең бердәм булып яшәүләренә шатланып кайттык. Чөнки Тырлау аланында төрле конфессия вәкилләре рәхәтләнеп күңел ачты.
-
Олы Тәрбиттә Питрау уңаеннан турнир узды
Иң матур, иң якты православ бәйрәмнәрнең берсе булган Питрау уңаеннан Чүти авыл җирлеге башлыгы туган авылы Олы Тәрбиттә мини-футбол оештырды.Бу ярышта төрле конфессия вәкилләрен үз эченә алган командалар катнашуы бәйрәмнәребезнең уртак, халкыбызның бердәмлеге турында сөйли.