Хезмәт рекордлары, җиргә тугрылык һәм коллективның бердәмлеге кабат югары нәтиҗә бирде. «Август-Кайбыч» җәмгыяте өченче тапкыр «Ел предприятиесе» дигән мактаулы күчмә байракка лаек булды.
Бу дәрәҗәле бүләк —бөтен коллективның киеренке хезмәте, алдынгы аграр технологияләр кертү һәм үз эшеңә ихлас мәхәббәтнең матур нәтиҗәсе. Берничә ел дәвамында шундый югары дәрәҗәне саклап калу бары тик авыл хезмәте яшәү рәвешенә әйләнгән чын профессионалларның кулыннан гына килә.
Бүләкләү тантанасы хезмәткәрләр өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың чыгышы кичәнең иң югары ноктасы һәм "Август-Агро«ның тату коллективы өчен төп сюрприз булды. Аның кабатланмас энергетикасы, моңлы җырлары һәм тамашачылар белән ихлас аралашуы авыл хезмәтчәннәренә онытылмаслык хис-кичерешләр һәм яңа уңышларга рухлану бүләк итте.
«Август-Кайбыч» коллективын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! «Ел предприятиесе» күчмә байрагы киләчәктә дә ышанычлы кулларда калсын, һәр яңа сезон мул уңыш һәм яңа җиңүләр белән сөендерсен.
Нет комментариев