«Ләззәт» — бәйрәмнәрнең тәме
Хәбәрләр

«Ләззәт» — бәйрәмнәрнең тәме

Мәкаләбез герое, үз эшен ачканчы, Коми Республикасында җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт куярга өлгерә. Ә 1991 елда районыбызга кайтуы аның язмышында хәлиткеч роль уйный. Яшь кыз биредә булачак тормыш иптәшен очрата. Аннары үзе дә зур хезмәт юлы үтә: секретарьдан алып, салым органында җитәкче вазифасына кадәр күтәрелә. Челтәрле маркетинг белән шөгыльләнә, сеңлесенең гаилә бизнесында менеджер булып эшли. Ә соңрак үз эшен башлап җибәрә — «Ләззәт» банкет залын ача.

Сүзнең кем турында барганын аңлагансыздыр инде. Ул — гадәти тормыш рәвешен үзгәртергә тәвәккәлләп, эшмәкәрлеккә аяк баскан һәм авыл җирендә хыялын тормышка ашырган Роза Гыйсмәтуллина. Аның кабат җәмәгать туклануы өлкәсенә кайтуы да очраклы түгел: Роза Рәшид кызының төп белгечлеге — аш-су технологы. Финансист белгечлеге буенча да югары белеме бар.

Мәхәббәт белән тудырылган матурлык

«Ләззәт» банкет залына килгән кунаклар иң элек аның тышкы матурлыгына игътибар итә. Биредә зәвыклы стиль, үзенчәлекле интерьер, төзек һәм һәр җирдә тәртип булган территория күз явын ала. Проект идеясеннән алып, аны тормышка ашыруга нибары бер ел вакыт үтә. Ә хәзер биредә шулкадәр матур!

— Минем иң зур таянычым — якыннарым. Бу эшкә улым Илгиз һәм киленебез Гөлия, шулай ук кызым Азилә этәргеч бирде. Идеяне дә алар тәкъдим итте. Төзелеш өлкәсендә эшләүче тормыш иптәшем Ирек исә уй-ниятләребезне тормышка ашырды. Гаилә бизнесында зур тәҗрибә туплаган яраткан апам Гөлия Мотыйгуллинаның гаиләсеннән дә һәрчак ярдәм һәм кайгырту тоям, — диде Роза Гыйсмәтуллина. — Залны бизәүдә дизайнер Камилә Сафиуллина булышты, территориянең ландшафт дизайны белән Казаннан килгән остабыз, дустым Эльза шөгыльләнде, ә эчке бизәлештә Лилиана Яруллина ярдәм итте. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, башлаган эшебезне ахырына кадәр җиткерә алдык.

Банкет залы 126 кешегә исәпләнгән. Аның янәшәсендә а-фрейм стилендә төзелгән уңайлы йорт та бар. Анда кечкенә компания белән ял итәргә мөмкин. Киләчәктә шундый тагын ике йорт төзү планлаштырыла, аларның нигезе инде салынган.

Дөрес юлдан барганда, ярдәм көтмәгәндә дә килеп чыга. Роза белән дә нәкъ шулай була. Барысы да гап-гади ялгыш шалтыратудан башлана: ул башка номер җыя. Әмма, юкка гына очраклы хәлләр булмый, димиләр бит. Шулай итеп, мәшгульлек үзәге начальнигы Эльвира Камалиева белән сөйләшеп китәләр. Әңгәмә барышында Роза эш башлаучы­ эшмәкәрләргә дәүләт тарафыннан 350 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелүе турында белә. Бу мөмкинлек нәкъ вакытында килеп чыга: әлеге акчага кухня өчен кирәкле бөтен җиһазларны сатып алалар.

Тышкы матурлык эчендә нинди тәм бар?

— «Ләззәт» сүзе үзе үк рәхәтлек, тәм табу дигәнне аңлата. Минем өчен бу —тәм белән килгән ләззәт. Бездә чиста, матур һәм тәмле. Кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт булдырырга һәм клиентларның теләген беренче урынга куярга тырышабыз. Иң мөһиме — сыйфат. Бәйрәм табынын бары тик сыйфатлы һәм кыйммәтле продуктлардан гына әзерлибез. Аларны чара алдыннан гына сатып алабыз. Аш-су бүлмәсендә бөтен гаиләбез белән эшлибез, официантларны чакырабыз. Суыткычларда алдан әзерләп куелган ризык юк — моны үзегез дә килеп күрә аласыз, алар буш.

Клиентларыбыз арасында кайбычлылар гына түгел, күрше районнарда яшәүчеләр, хәтта башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Банкет залында гаилә бәйрәмнәренең төрле форматларын уздырабыз: юбилейлар, туйлар, туган көннәр, никахлар, ифтар, корпоративлар, эшлекле очрашулар, слетлар, сыйныфташлар очрашуы, чыгарылыш кичәләре, балалар бәйрәмнәре.

Соңгы вакытта аеруча актив үстерә торган юнәлешебез — кейтеринг. Бу — бәйрәм табынын әзерләү, сервировкалау, бизәү һәм илтеп бирү хезмәте. Башка уй-ниятләребез дә бар, әмма аларны әлегә сер итеп калдырам.

Безгә мастер-класслар, хатын-кызлар өчен кичәләр үткәрү турындагы тәкъдимнәр дә килә. Бәйрәм чараларын тулысынча оештыру тәҗрибәбез дә бар. Быел язын «Просто люби» клубының җанлы очрашуына Россиянең төрле төбәкләреннән кырыклап хатын-кыз кабул иттек. Аларның яшәү урыннарын оештырдык, иртәнге һәм кичке ашлар әзерләдек, ә төп чара безнең затлы банкет залында узды.

Бездә юбилеен, беренчеләрдән булып, Колаңгыда яшәүче Фидаил Гәрәфетдинов билгеләп үтте. Банкет залы ачылуга санаулы гына көннәр калганда, ул безгә килеп керде һәм, озак та уйлап тормастан, бәйрәмен "Ләззәт"тә үткәрергә булды. Ул кичне кечкенә генә көтелмәгән хәл дә булды: берничә минутка ут сүнде. Әмма кунаклар моны аңлап кабул итте. Алар хезмәт күрсәтүдән шулкадәр канәгать калдылар ки, бу кечкенә генә вакыйга бәйрәм тарихына үзенчәлекле төсмер өстәде.

Бер ел эчендә без ике меңгә якын кунакка хезмәт күрсәттек. Тормышларындагы иң якты һәм мөһим мизгелләрне безгә ышанып тапшырган һәркемгә рәхмәтлебез. Клиентларыбыз арасында районның танылган, хөрмәтле кешеләре дә бар.

Алда — көтеп алынган Яңа ел бәйрәме. Бу — корпоративлар, гаилә бәйрәмнәре һәм дуслар белән очрашулар чоры. Хәзерге вакытта Яңа ел чараларына заказлар кабул итәбез. 23 һәм 24 декабрьдә уртак бәйрәм кичәләре үткәрергә планлаштырабыз. Узган ел алар тулы заллар белән узган иде.

Банкет менюсыннан тыш, төрле кабымлыклардан торган бокслар да тәкъдим итәбез. Аларны аеруча Яңа елны матур һәм тәмле итеп каршы алырга теләгән, әмма бәйрәм буе мич янында үткәрергә теләмәгән хуҗабикәләргә киңәш итәбез. Тынгысыз, һәрвакыт яңалыкка омтылучы эшмәкәр Роза Гыйсмәтуллина ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калырга күнекмәгән. Аның фикеренчә, иң мөһиме — үз-үзеңне тыңлый белү һәм кабул иткән карарларыңа ышану. Чөнки күз явын алырлык матур бина, уңышлы идеяләр һәм заманча интерьер артында, беренче чиратта, зур хезмәт, кыюлык һәм үз эшеңә булган мәхәббәт ята.

 


Нет комментариев