Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти мәктәбе укытучылары "Гөргери кияүләре"н куйды

Чүти мәктәбе коллективы күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектаклен куйды. Шимбә көнне авыл мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итте.

 Рольләрне Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе укытучылары Илдар Бикбов (Гөргери), Лилия Насыйрова (Әүдәки), Чүти мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Биктимерова, рус теле укытучысы Айназ Вахитова (Кәтернә), физкультура укытучысы Сергей Козлов (Җаграп), педагог-оештыручы Людмила Чинакина (Бәчке), география укытучысы Рәис Хөснетдинов (Микуш), директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Шәрәфетдинова, пешекче Зөһрә Галләмова (Гөрпинә), директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ландыш Шәрәфетдинова (Палый) башкарды. Тамашачылар арасында мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да үзенең тормыш иптәше Алсу белән бар иде. Ул коллектив чыгышына югары бәя бирде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, сәхнгәгә менеп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар рәхмәтен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев