Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Фотолар

Көз җиткәч, ярминкәләр үткәрү матур гадәткә керде. Кайбычта ул ел саен шушы вакытта - Халыкара өлкәннәр көне аллыннан үткәрелә.

Почта бинасы янында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр сәүдә итте. Иртәдән үк салам, печән, ашлык төяп килгән йөк машиналары ярминкә урынына килеп туктады. Аларның берсе дә йөге белән кире кайтып китмәде, бөтенесен дә алып бетерделәр. Халыкның ихтыяҗы зур булганга күрә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре аларның заявкаларын җыеп алып калды.
-Бүген ярминкәгә килеп, ашлыгын яки башкасын сатып ала алмаган һәр кешенең заякасы уңай хәл ителергә тиеш. Салам, печәнен өйләренә китереп бирергә кирәк,- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аграрийларга мөрәҗәгать итеп.- Без быел тагын ярминкә үткәрәбезме-юкмы, анысын ихтыяҗга, халык фикеренә карап хәл итәчәкбез.
Авыл хуҗалыгы предприятеләре халыкка ит-сөт продукциясе, терлек азыгы тәкъдим итсә, авыл җирлекләре хезмәткәрләре, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, икмәк пешерү комбинаты хезмәткәрләре, фермерлар киң ассортименттагы товарлары белән сәүдә итте. Анда сөте дә, май-эремчеге, йомыркасы, капчыгы-капчыгы белән кәбестә-суганы, кишере, башкасы да бар иде.
Олы Тәрбитән Галина Тараканованың бу ярминкәдә сатучы сыйфатында беренче генә тапкыр катнашуы икән әле.
- Узган ел, үзмәшгульлек программасына кереп, авылыбызда "У Галины" дигән кафе ачып җибәргән идем. Күбрәк икмәк, камыр ризыклары пешерәбез. Бүгенге ярминкәгә шактый күп продукция алып килгән идем, яратып алдылар,- диде ул.
Авыл халкы мондый ярминкәләргә бәйрәмгә барган кебек килә.
- Ярминкәне оештыручыларга зур рәхмәт,- диде Олы Кайбычтан Рушания апа Рәхимуллина. Монда җаның теләгән бөтен әйбер бар, авыл хезмәтчәннәре тырышкан. Бәяләре дә кибетнекенә караганда түбәнрәк.
Эшмәкәрләр - Кошманнан Рушан Сайранов, Олы Кайбычтан Зөфәр Гобәев үстергән бройлер тавыкларын да яратып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев