Бурыч җыйма
Ай саен безнең почта тартмаларына телефон, интернет, электр энергиясе, газ, торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түләү квитанцияләрен салып китәләр. Айныкын-айга түләп бармасаң, бурычларның шактый зур суммага җыелуы ихтимал.
Кем белән генә сөйләшмә, хезмәт хакы, пенсия алгач, барысы да диярлек иң беренче итеп коммуналь түләүләрне түләп куя. Әмма арада төрле кешеләр бар шул. Кайбыч күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы производство предприятиесеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, су белән тәэмин ителеш, каты көнкүреш калдыклары түккән өчен вакытында түләмәүчеләрнең бурычы бүгенге көнгә 23 мең 644 сум тәшкил итә. Шулар арасыннан иң зур бурыч Иске Чәчкаб авылында яшәүче гражданга туры килә - 6494 сум бурычы бар. Бу кадәр бурычның ике-өч айда гына түгел, еллар буена җыелып килгәнлеге көн кебек ачык. Шул ук авылдан берәүнең бурычы 1052 сум. Олы Кайбычтан бурычлары 1064 сумнан 2369 сумга кадәр җиткән кешеләр бар. Бурычлыларга төрлечә йогынты ясап карыйлар: сөйләшүләр дә алып баралар, җитәкчеләренә дә хәбәр итеп карыйлар, әмма аңлаганы аңлый, аңламаганы юк. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге дә бу мәсьәләне үз контролендә тота. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре халыкка уңайлы булсын өчен тырыша. Клиентларга тагын да уңайлы булсын дип, хәзер күрсәтелгән хезмәтләр өчен электрон юл белән түләүне гамәлгә кертергә җыеналар. Алар әйтүенчә, 2011 елның өченче кварталында су һәм җылылык системасы буенча гаризалар булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев