Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

Рус Тат
Җәмгыять

Җәзалар катгыйланды

Россия парламентарийлары законсыз наркотиклар әйләнеше өчен җаваплылыкны катгыйландыру тәкъдиме белән чыкты.

Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде. Ул төзәтү, белем би­рү учреждениеләрендә, спорт объектларында, ял итү, күңел ачу урыннарында наркотик матдә­ләрне һәм аның аналогларын тарату өчен югары җаваплылыкка тартуны күз алдында тота. Җәза - 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителү. Законсыз җитештерү, тарату яки җибәрү өчен 15 елдан алып гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә дә мөм­киннәр. Хәзерге вакытта җинаятьнең әлеге составы буенча иң зур җәза булып 20 елга иректән мәхрүм ителү тора. Хә­зерге вакытта гамәлдә булган наркотиклар бе­лән бәйле җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгын дифференсацияләүнең ике звенолы системасы (зур һәм аеруча зур күләмдә) өч звенолыга алыштырыла: сизелерлек, зур һәм аеруча зур. Моннан тыш, җинаять кылганда наркотик яки психотроп матдәләр кулланган булу җәзаны тагын да катлауландырачак. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен хөкем ителгәннәр аларга билгеләнгән җә­заның дүрттән өч өлешен үтәгәннән соң гына вакытыннан алда шартлы иреккә чыгарылу хокукын ала, әлегәчә бу норма өчтән икесен генә тәшкил итә иде. Шуларга тәңгәл үзгәрешләр РФ Җинаять­ләр кодексына, РФ Җи­наять-процессуаль кодексына һәм шулай ук РФ­нең Административ хокук бозулар турындагы кодексына кертелә.

РФ Җинаять-процессуаль кодексының әлеге җинаятьләр буенча эшләрнең чиратлылыгын һәм судка каравын билгеләүче нигезләмәләре 2013 ел­ның 1 гыйнварыннан ук га­мәл­гә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотиклар әйләнеше җаваплылык