Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кагыйдәләрне беләсезме?

Административ комиссия секретаре Гөлнара Нурмөхәммәтова йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен исегезгә төшерә.

— Йорт хайваннарын һәм кошларны асрау башкаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозмаска тиеш. Өйдәге терлек һәм кош-корт китергән зыян өчен, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә, аларның хуҗалары җавап бирә;

— үз йорт хайваннарының калдыкларын хуҗалары үзләре җыештыра һәм юкка чыгара;
— йорт хайваннарын (бозау, сарык, кәҗә, дуңгыз һәм башкалар), кош-корт асрау өй яны участоклары булган шәхси торак йортлар территорияләрендә рөхсәт ителә;
— продукт бирүче мал-туар ( мөгезле эре терлек, кәҗә, сарык, дуңгыз, ат) ветеринария учреждениеләрендә теркәлергә һәм терлек хуҗалары булган гражданнарның яшәү урыны буенча ел саен кабаттан теркәлү узарга тиеш;

— йорт хайваннарын көтү, хуҗасы яки аның кушуы буенча башка кеше күзәтүе белән, җирле үзидарә органының норматив-хокукый акты белән билгеләнгән көтүлекләрдә рөхсәт ителә;
— өч айга кадәрге көчекләрдән тыш, этләрне өйдән ишегалларына, урамга кыска бау белән һәм борынчык (намордник) киертеп кенә чыгарырга мөмкин;
— хуҗалары йорт хайваннары һәм кошларның ишегалларын, тротуар, урам, парк­лар, газоннарны, балалар мәйданчыкларын, скверларны, мәйданнарны, шулай ук торак йортлар тирәләрен пычратуга юл куймаска тиеш. Этләр, мәчеләр һәм башка вак хайваннарны йөрткәндә, хуҗалары үзләре белән аларның калдыкларын тулысынча җыештыру өчен кирәк-яраклар алырга тиеш. Калдык­ларны мәйданчыклардагы чүп контейнерларына ташларга кирәк;

— этне чылбырдан бары тик махсус йөртү урыннарында гына ычкындырырга мөмкин. Андый мәйданчыклар булмаганда, җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый акты белән билгеләнгән кеше йөрми торган аулак урыннарда йөртергә рөхсәт ителә;
— этләрне тирә-ягы әйләндереп алынган мәйдан­чыкларда яки торак пункт территориясеннән читтә генә өйрәтергә мөмкин;
— йорт хайваннарын юлдан якты вакытта гына йөртергә, аларны юлның уң ягына якынрак җирдән куып барырга кирәк. Балчык юлдан һәм сукмактан бару мөмкинлеге булганда, терлекне асфальттан йөртү тыела;

— караучысыз йөргән терлек яшеллекне бозса, килгән зыянны терлек хуҗалары кап­-ларга тиеш;
— йорт кәҗәләре өй тирәсендәге ябулы урында яки көтүлек хуҗалары күзәтүе астында торырга тиеш.
Рөхсәт ителми:

— песиләр һәм этләрне балалар мәйданчыкларына, мәктәп территорияләренә, балалар бакчаларына, ашханәләргә, поликлиникаларга, азык-төлек кибетләренә кертергә;
— пляжларда йөртергә һәм сулыкларда коендырырга;
— тыю билгесе булганда учреждениеләр биналарына кертергә;
— торак пунктлар территориясендә караучысыз йөртергә;

— исерек хәлдә булганнарга, шулай ук ундүрт яшькә кадәрге кешеләргә йөртергә;
— балконнарда, лоджияләрдә, торак йортларның гомуми файдалану урыннарында (якындагы фатирлар коридорларында, баскыч ячейкаларында, чормаларда, подвалларда ) асрау.
Авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев