Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч басуларында урып-җыю эшләренең кызган чагы

Игенчеләребез шактый тир түгеп үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык куя.

«Август -Кайбыч» җәмгыяте игенчеләре район комбайнчылары арасында алдынгылар сафында бара. Урып-җыю эшләре, комбайнчылар белән якыннан танышу максатында, бу җәмгыятьнең Олы Подберезье авылыннан ерак булмаган басуына юл алдык.

Көзге бодай үскән кырда безне җәмгыять агрономы Рәмис Хәкимов каршы алды һәм алдынгы механизаторлар белән таныштырды. Алар арасында Багай авылыннан Александр Куприянов та бар.

— Мин мәктәп елларында ук, җәйге каникуллар вакытында әтием Геннадий Иванович белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөрдем. Әтиемә рәхмәт, миндә яшьтән үк игенче хезмәтенә мәхәббәт уятты, техниканың нечкәлекләренә өйрәтте. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, минем алда һөнәр сайлау проблемасы булмады. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1994 елда үзем комбайнчы булып эшли башладым. Аннан соң, сигез ел дәвамында Багай фермасында лаборант булдым. Ферма ябылгач, ике ел инде механизатор, урып-җыю чорында комбайнда эшлим, — диде Александр Куприянов.

Әниләре Мария Ивановна озак еллар Багай мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Кызганыч, Александрның әти-әниләре хәзерге вакытта безнең арада юк инде.
Ышанычлы тылың булганда гына эштә уңышка ирешергә мөмкин. Александр ул яктан бәхетле. Тормыш иптәше Надежда белән ике кыз үстергәннәр. Олы кызлары Анастасия Казанда банкта эшли, Яналары Олы Кайбыч урта мәктәбенең сигезенче классына укырга бара. Куприяновлар маллар асрый, яшелчә үстерәләр. Александр кебек тырыш, хезмәт сөючән егетләр илебез табынын баетуда үзләреннән лаеклы өлеш кертә. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 3 августка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 31340,8 гектар мәйданны биләгән бөртеклеләрнең 7480,65 гектарында, ягъни, 23,9 процентында игеннәр суктырып алынган. Район буенча уртача уңдырышлылык — 39,01 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев