Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч игенчеләре район тарихында икенче тапкыр 100 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды

Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин иң элек үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Мондый рекордлы уңыш беренче тапкыр 2017 елда җыеп алынган иде. Район буенча бөртекле культуралар 31 мең 340,8 гектар мәйданны били. 31 августка район буенча 105 мең 357 тонна ашлык суктырып алынды. Гомуми нәтиҗәгә «Август-Кайбыч» җәмгыяте саллы өлеш кертте. Алар үзләре карамагындагы 22 мең 408 гектар мәйданнан 86 мең 137 тонна ашлык җыеп алды. «Туган як-Агро», «Родина» җәмгыятьләре, крестьян- фермерлык хуҗалыклары да урак язмышын хәл итүдә тырышып эшләде. Урып-җыю эшләре әле дәвам итә. Игенчеләргә авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калыйк.
Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе директоры Рәис Газизов әйтүенчә, предприятие ашлык кабул итү планын үтәгән. Алар барлыгы 55 мең тонна ашлык кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев