Кайбычка «Август» компанияләр төркеме генераль директоры килде
«Август-Кайбыч» җәмгыятенә эш визиты белән «Август» компанияләр төркеме генераль директоры Александр Усков, «Август-Агро«ның Татарстандагы генераль директоры Айдар Галәветдинов килде.
Җитәкчеләр эшлекле визитларын «Ульянково» товарлыклы-сөтчелек комплексыннан башлады. Биредә аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов каршы алды.
Александр Усков яңа технологияләр урнаштырылган терлекчелек комплексы эшчәнлеге, азык базасы белән танышты. Нәкъ шул вакытта «Карусель» тибындагы 80 урынлы залда сыерларны саву бара иде.
Хәзерге вакытта терлекчелек комплексында эш тулы куәтенә дәвам итә. Шул ук вакытта комплекс тирәсендә төзекләндерү эшләре алып барыла.
Александр Усков җәмгыять терлекчеләренең хезмәтенә югары бәя бирде.
Аннан соң җәмгыятьнең Кече Подберезье, Надеждино, Ульянково, Салтыйган, Багай, Арыслан, Федоровское, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч авыллары янындагы иген басуларын, рапс, көнбагыш, кукуруз, борчак кырлары, Надеждино янында су сиптерү системаларын карап йөрделәр.
— Иген басулары мул уңыш вәгъдә итә. Иң мөһиме — зур чыгымнар тотып үстерелгән игеннәрне җыеп алу өчен һава шартларының уңай килүе, — диде Александр Усков, башкарылган эшкә уңай бәя биреп.
Әлеге предприятие — райондагы иң эре инвестор һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев