Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычлылар яшел уракка төште

Районыбыз басуларында күпьеллыклар өлгерде. Җәйнең беренче көнендә “Август – Кайбыч” җәмгыяте күпьелыкларны урып, сенаж салуга кереште.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә Ульянково авылы тирәсендәге 605 гектар мәйданны биләгән басуда эш барышы белән танышып кайттык.
Биредә эш оешкан төстә бара. Өч куәтле тракторга тагылган “Крон” агрегаты яшел массаны ура. Алардан соң, ике “МТЗ- 1221” тракторы печәнне теземнәргә салып бара. Ике “Ягуар” комбайнынчылары Хәмзә Мохтаров белән Олег Баринов, яшел массаны ваклатып, трактор арбаларына төятеп бара. Зур арбалар тагылган тугыз трактор яшел массаны булачак терлекчелек комплексыннан ерак булмаган басудагы курганга ташый. Курганда “Россельмаш”, “Фент” тракторларында Юрий Казаков һәм Виктор Лесинков яшел массаны тыгызлата.
Җәмгыятьнең генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Александр Симонов әйтүенчә, биредә узган елда хәзерләнгән печән запасы шактый, шуңа күрә алар сенаж салуга өстенлек бирәләр. Бу сезонда барлыгы 8 мең тонна сенаж салу планда каралган.
“Туган як - Агро” хуҗалыгы да күпьеллыкларны уруга керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев