Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычта комбайннарның әзерлегенә бәя бирелде

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә хуҗалыклардагы ашлык урып-җыю техникасының яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге махсус комиссия тарафыннан тикшерелде.

Министрлыкның инженер-техник бүлегенең әйдәүче белгече Рәис Идрисов рәислегендәге комиссия безнең райондагы хуҗалыклардагы техникага бәя бирде. Комиссия составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев, район буенча дәүләт техника күзәтүе бүлеге начальнигы Михаил Серебряков бар иде. Алар эшне «Туган як- Агро» хуҗалыгыннан башлады һәм «Илсөяр Җәләлиева», «Айрат Хәсәнов» КФХлары, «Родина», «Август-Кайбыч» җәмгыятьләрендә дәвам итте.

Игеннәрне урып-җыю техникасын карауда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.
— Быел басулар мул уңыш вәгъдә итә. Язның иртә килүе сәбәпле, урып-җыю эшләренә дә иртәрәк керешергә туры киләчәк. Димәк, комбайннарның әзерлеген, кайбер узелларын җентекләп карап чыгуны тизләтергә кирәк. Урып-җыю чорында барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлы эш, иң мөһиме — куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәвегезне телим, — диде Альберт Илгизәрович.

Барлык техниканы карап чыкканнан соң, 80 мөмкинлектән 75 балл туплаган «Август-Кайбыч» җәмгыятенә — беренче,
74 балл туплаган «Туган як-Агро» хуҗалыгына — икенче, 74 балл җыя алган «Илсөяр Җәләлиева» КФХсына өченче урын бирелде. Район буенча уртача әзерлек 73,3 балл белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев