Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычта техниканың кышкы саклыкка куелышын тикшерделәр

Басу-кырларда эшләүче техниканы кышкы саклыкка кую мәсьәләсенә игенче-механизаторларыбыз һәрвакыт җитди карый.

Бу аңлашыла да, чөнки кырларда үзебезнең илдә һәм чит илдә җитештерелгән кыйммәтле техника эшли. Бүгенге кыйммәтчелек заманында аларның кадерен белергә кирәк.

Районыбыз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклыкка кую буенча үзара тикшерү булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге начальнигы урынбасары Рәис Идрисов рәислегендәге комиссия эшләде. Аның составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев, Кайбыч районы буенча дәүләт техника күзәтүе инспекторы Михаил Серебряков та бар иде.

Комиссия үз эшен «Туган як — Агро» хуҗалыгыннан башлады, «Агрохимсервис» җәмгыятендә, «Сәвия Садриева», «Айрат Хәсәнов» крестьян-фермер хуҗалыкларында, «Родина», «Август-Кайбыч» җәмгыятьләрендә булдылар.

Нәтиҗәдә, 70 мөмкинлектән 64 балл туплаган «Август-Кайбыч» җәмгыяте беренче урынны яулады. 63 балл белән «Туган як-Агро» җәмгыяте икенче урында. 61 балл туплый алган «Хәсәнов» крестьян-фермер хуҗалыгы өченче урында. Район буенча башкарылган эш 61,2 балл белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев