Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычта урак язмышын хәл итүдә яшьләр дә катнаша

Иген басуларында яшьләрне дә күп очратырга була. Язмышын авыл белән бәйләгән егетләр уракта да сынатмый.

Колаңгыдагы иген кырына депутатлар килгән көнне без КамАЗда Колаңгыдагы ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык ташучы Ильмир Сабиров һәм Илнар Гыймранов белән дә аралаштык. Аларның икесе дә Апас районыннан. “Август-Кайбыч” җәмгыятендә үзләренең шәхси машиналары белән килешү нигезендә эшлиләр. Уракның беренче көненнән үк бездә алар.
Чираттагы рейстан кайтканнар да, басу читенә әле генә килеп туктаганнар.
– Элеккеге кебек бункеры тулган комбайннар янына басу буйлап үзебез барып туктамыйбыз. Ашлыкны, киресенчә, махсус техника, үзе безгә чыгара, – диде Ильмир. – Бу басу тапталмасын өчен шулай эшләнә.
Илнар, Ильмир кебек барлык хезмәтчәннәргә дә, ару-талу белмичә, исән-имин эшләргә язсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев