Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Басуларда комбайннар гөрелтесе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район басуларында урып-җыю барышы белән танышты.

Ул анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә барды.
«Август-Кайбыч» җәмгыяте басуында генераль директор Александр Иванов каршы алды. Иске Буа, Чүти авыллары янындагы уҗым культураларын урып-җыючы комбайнчылар янында булдылар.

Александр Иванов әйтүенчә, явып торган яңгырлар кыр эшләрен тулы көченә алып барырга мөмкинлек бирми. Иске Буа кырында 12 «Класс- Тукано», Чүти янындагы басуда, ике бригадага бүленеп, 10, 9 комбайн эшкә эзер тора.
Альберт Илгизәрович комбайнчылар белән әңгәмәсе барышында игеннәрнең мул булуын ассызыклап үтте. Урып-җыю вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясады.

Басудан Ульянково авылы янындагы ындыр табагына кайтып, игеннәрне киптерү, киптерелгән ашлыкны рукавларга урнаштыру барышын карадылар. Автоүлчәүдә, лабораториядә булдылар. Аннан соң «Туган як-Агро» хуҗалыгының халык телендә Казахстан кыры дип йөртелгән басуына бардылар. Алга таба Шүширмә авылында терлекчелек комплексы төзелешен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев