Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Мул уңышка өмет бар

Игенче -механизаторлар язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкты. Җир куенына салынган бөртекләрнең тишелешен, үсешен карау максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, “Август – Кайбыч” җәмгыяте, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар район басуларын карап чыкты.

Мул уңышка өмет барАльберт Илгизәрович әйтүенчә, көздән чәчелгән уҗым культуралары, иртә язда чәчелгән культуралар тишелеп, яхшы үсеш алырга өлгергән. «Хәзерге вакытта иң мөһиме, мөмкин кадәр күбрәк терлек азыгы хәзерләп калырга кирәк. «Август -Кайбыч» җәмгыяте, күпьеллыкларны беренче катка урып, сенаж салуны килә. Кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары бүген-иртәгә бу эшкә керешә.

Басуларны карау «Илсөяр Җәләлиева» КФХсыннан башланды.
— Әлеге крестьян фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып төгәлләде. Күргәнегезчә, басуларда игеннән әйбәт күренә. Чөнки барлык агротехник чаралар вакытында башкарылган, — диде район башлыгы.

«Август — Кайбыч» җәмгыятенең Олы Урсак авылы янындагы рапс кырын карадылар. Җәмгыятнең генераль директоры Александр Иванов әйтүенчә, монда җиде мең гектардан артык мәйданда рапс чәчелгән. Рапс чәчкән вакытта ук ике төрле ашлама керткәннәр, гербицид белән эшкәрткәннәр.

Алга таба «Туган як -Агро» хуҗалыгының кукуруз, сабан бодае кырын карап үттеләр. «Зиннуров» крестьян фермер хуҗалыгының көнбагыш кырында тукталдылар. Район башлыгы әйтүенчә, көнбагыш отышлы культура, шуңа да аны башкаларга да игәргә киңәш итте.

"Родина» агрофирмасының арыш басулары бик әйбәт күренә. Иван Чекмарев әйтүенчә, хуҗалыкта бу культураны 500 гектар мәйданда иккәннәр. «Август — Кайбыч» җәмгыятенең Турминский, Кече Подберезье янындагы басуларында, Корноуховодан тирәсендәге күпьеллык үлән басуында, Ульянково янында сенаж салу барышын карадылар.
— Игенчеләребез язгы кыр эшләре барышында бик зур эш башкарды. Игеннәр матур гына үсеп килә. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, тагын бер- ике тапкыр әйбәт кенә яңгырлар явып үтсә, без мул уңышка өмет итә алабыз, — диде Альберт Илгизәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев