Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда ашлык запасы 760 мең тоннадан артып киткән

Татарстан элеваторларында узган елгы уңыштан калган 767 мең тонна ашлык саклана.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, өченче класслы бер тонна бодайның сатып алу бәясе өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып 14,3 мең сум тәшкил итә. Дүртенче класслы бодайның тоннасы — 12,7 мең, фураж бодае — 11,7 мең, арыш һәм азык арпасы 12,1 мең сум тора.

«Бөртекле культура җитештерүчеләргә сатылган ашлыкка чыгымнарны каплау өчен федераль субсидия гамәлдә», — диде Җәббаров.

Республикада ашлык җитештерүчеләр 301,5 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алды, 206 мең тонна сатылган ашлыкка субсидия бирелде, диде ул.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев